Эзләү нәтиҗәләре
- Кыз башын югары күтәреп, аны бөтенләй күрмәмешкә салышып үтеп китте. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Тик башта бераз ялындырырга булды: «Кызлар горур булырга тиеш, ошатса, китеп бармас әле, очрашырга тырышыр ничек тә», — дип уйлады ул. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Икенче көнне коридорда егетне күзләре белән эзләсә дә, үзен күргәч, читкә карап күрмәгәнгә салышты, исәнләшкәненә салкын гына җавап кайтарды. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- үзе дөп-дөп типкән йөрәген егет ишетмиме икән, дип курыкты. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Шактый вакыт көтәргә туры килде егеткә, кышын караңгы тиз төшә, салкын да үтә башлады. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Ниһаять, кыз ишектән чыкты һәм ашыгып китеп барды. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Бүген аңа иптәш кызларыннан калырга туры килде, инде караңгы, күңелен курку биләп алды, адымнарын тагын да кызулата төште. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Кинәт каршында җир астыннан үсеп чыккандай имансыз чырайлы, озын бәндә барлыкка килде. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Ул кызга бәйләнергә тотынды, артыннан ияреп бара башлады, сумкасын тартып алды. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта
- Айрат җитез генә алар янына килеп басты, каратэ түгәрәгенә йөрүе ярап куйды: бәйләнергә чамалап селтәнә башлаган теге бәндә бөгәрләнеп кар көртенә чумды. АЙГИЗӘ . Бәхет башы — тәүфыйкта